Казанда наркоман 66 яшьлек хатын — кызны бәрдергән

Казан шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, Мазда 3 машинасын йөртүче 30 яшьлек ир — ат, наркотик матдәләре кулланган булган.

Әлеге хәл Фучик урамының 30 йорт ишегалдында була, наркотиктан исергән машина йөртүче артка барганда хатын-кызны бәрдерә. Ханым,  әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә, баш мие җәрәхәте, маңгай – йөз, чигә урыннарына бәрелү алган.

Бәйле