Татарстанга давыл якынлаша [фото]

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта республикада һава торышы тотрыксыз булачагын кисәтә.

Кайбер районнарда яшеннәр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана. 4 августта көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25 метрга кадәр җитүче өермәле җил, көчле яңгыр һәм боз яву көтелә.

Гидрометеорология хезмәткәрләре алдагы көннәргә кисәтү ясаса да, республиканың кайбер районнарында көчле яңгырлар булып,  бозлар явып үтте инде. Шулай, Кайбыч районында  кызу көн кинәт яңгырга алмашып, боз яуган. Ә Питрәч районында  көчле яңгыр аркасында агачлар ауган.

Фотолар prokazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле