Лондонда егет пычак белән урамдагы кешеләргә һөҗүм иткән

Лондон үзәгендә егет пычак белән урамдагы кешеләргә һөҗүм иткән. Бер кеше үлгән, биш кеше яраланган.

“Фаҗига урынында җәрәхәтләр алган 6 кеше табылды”,  дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре. Яраланган бер хатын-кызның соңыннан үлгәне билгеле булды.

Бу вакыйга җирле вакыт белән 22.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 01.00 сәгатьтә) Рассел-скверда була. Яраланучыларны тиз арада хастаханәләргә озаталар.

Һөҗүм итүче тоткарланган, ул 19 яшьлек егет булып чыккан, аның кем икәнлеге турында әлегә мәгълүмат  юк.  Полиция хезмәткәрләре бу вакыйганың террор акты булу мөмкинлеген инкарь итми.

РИА Новости

Бәйле