Ана аю, балаларын ияртеп, кеше тулы пляжга су коенырга килгән [видео]

Кызу көннәрдә кешеләр генә түгел, хайваннар да суга якынрак булырга тырыша.

Шулай, ана аю, балаларын ияртеп, су коенырга дип пляжга килгән. Комлыкта кешеләрнең күп булуы да аны куркытмаган.

Аюлар тирән кермичә, яр буенда гына уйный-уйный су коенган. Ана аю хәтта бер баласын йөзергә дә өйрәтеп караган. Аю гаиләсе үзләрен бик тыныч тоткан һәм ял итүчеләргә игътибар итмәгән.

Мәгълүмат chelny-izvest.ru  сайтыннан алынды.

Бәйле