Синоптикларның фаразлары чынга ашты: Минзәләдә боз ява [видео]

Минзәлә районының Калтакова авылында боз, көчле яңгыр явып узган.

Бу көннәрдә синоптиклар һава торышының  бозылуы турында кисәткән иде. Республиканың кайбер районнарында боз яварга мөмкин булуы турында да әйтелде.

Бүген Минзәлә районының Калтакова авылында синоптикларның фаразлары чынга ашкан. Көчле, бозлы яңгыр кинәт кенә башланган һәм 5 минут өчендә 2-3 смлы бозчыклар бакчалардагы яшелчәләргә зыян да салып өлгергән.

Мәгълүмат menzela.ru сайтыннан алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий