Татар яшьләре форумчыларын гаиләле, гаиләсез булуларын чүгәләтеп карадылар [фото]

Татар яшьләре дөньясында мөһим вакыйга – күптән көтелгән  VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы бүген, ягъни 4 августта, башланып китте. Әлбәттә, аның беренче сәгатьләре теркәлүдән башланды. Форумның катнашучылары —  Татарстанның район-шәһәрләреннән, Русия төбәкләреннән һәм чит ил кунаклары.

Быелгы форум эшчәнлегендә беренче тапкыр Русиянең 7 өлкәсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре дә бар.

Казан кунаклары  эшлекле уеннарда катнашырга, танышулар үткәрергә дә өлгерде инде. Алар әлеге чаралар барышында үзләрен актив күрсәттеләр.  Тәбрис Яруллин Форумның командасы, эшчәнлеге турында сөйләде, бер-береңне якыннанрак белү өчен уеннар тәкъдим итте. Танышу барышында, иң зур делегация Башкортостаннан икәне ачыкланды. Анда барлыгы 48 кеше икән.

Катнашучыларның 55 % кызлар, ә 45 % егетләр тәшкил итә. Аларның күбесе өйләнмәгән һәм кияүдә булмаган студентлар.

Килгән кунаклар һәм катнашучылар игътибарына, көн дәвамында төрле чаралар тәкъдим ителәчәк.

 

 

 

Бәйле