Югары температура белән хастаханәгә килгән баланың гомере өзелә

2 августта 2013 елда туган кызның Норлат хастаханәсендә гомере өзелгән. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре башланган.

30 июль көнне кызның кинәт тән температурасы күтәрелә. Әти-әнисе аны икенче көнне хастаханәгә алып бара. Кызны ОРВИ диагнозы белән хастаханәдә калдыралар. Әмма берничә көннән кызның гомере өзелә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, экспертизалар ясала.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий