Ришат Төхвәтуллин юл һәлакәтенә эләгә [фото]

Бүген җырчы Ришат Төхвәтуллинның инстаграм һәм вконтакте битендә туган авылы Карамалы -Гөбәйдә үткән «Җәйге очрашулар» концерты өчен якыннарына, дусларына, һәм әлбәттә яраткан тамашачасына рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Кеше тормышы гел уен-көлке һәм бәхеттән генә тормый. Алда төрле сынаулар да көтә. Шул сынауларны узганда яныңда, һишчиксез, синең туганнарың якын дусларың булырга тиеш, минемчә. Туган авылым Карамалы-Гөбәйдә булып узган «Җәйге очрашулар» концерт-тамашасы билгеле сәбәпләр аркасында шундый сынауларның берсе булды дияргә дә була. Ләкин әлеге сынауны бик уңышлы гына уздырып җибәрдек. Монда әлбәттә, беренче чиратта иң якын кешеләрем — Әтием һәм Әнием, туганнарым, тугры дусларым ярдәме һәм өлеше бик зур. Концертта чыгыш ясарга дип килгән иҗатташ дусларым — Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин, Рәсим Фасыйхов, Рифат Шарафутдинов чыгышларын Карамалы-Гөбәй халкы бик җылы кабул итте. Концертны әлбәттә инде РТкомандадан башка күз алдына китереп тә булмый. Җор телле алып баручыларыбыз – Рөстәм белән Сөмбелә һәм Алсу, моңлы тавышлы җырчы кызларыбыз – Фәридә һәм Алия, алыштыргысыз баянчыбыз – Руслан, иң оста биючеләребез – Илгиз, Илсияр, Анастасия һәм “Сәфәр” төркеме егетләре,иң сөйкемле скрипкачыбыз – Ләйсән, тавыш һәм ут куюны оештырган егетләребез, һәм төп оештыручыларның берсе якын дустым – Линар. Аларга чын күңелемнән олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сезнең ярдәмне һәм ныклы терәкне чын мәгънәсендә тойдым, аңладым.
Шулай ук минем иҗатымны яратып һәм хөрмәт итеп, ерак араларны якын итеп килгән тамашачыларыма да ихлас йөрәктән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез булганда төрле авырлыкларны да җиңеп чыгарга була. Сезнең ярдәмне мин һәрчак тоеп яшим.
Тагын бер кат олы рәхмәтләремне җиткерәм һәм сәламәтлек теләп калам. Сәламәтлек, туганнар, якын дуслар булу — зур бәхет бит ул «, дип яза Ришат.

Кеше тормышы гел уен-көлке һәм бәхеттән генә тормый. Алда төрле сынаулар да көтә. Шул сынауларны узганда яныңда, һишчиксез, синең туганнарың якын дусларың булырга тиеш минемчә. Туган авылым Карамалы-Гөбәйдә булып узган «Җәйге очрашулар» концерт-тамашасы билгеле сәбәпләр аркасында шундый сынауларның берсе булды дияргә дә була. Ләкин әлеге сынауны бик уңышлы гына уздырып җибәрдек. Монда әлбәттә беренче чиратта иң якын кешеләрем — Әтием һәм Әнием, туганнарым, тугры дусларым ярдәме һәм өлеше бик зур. Концертта чыгыш ясарга дип килгән иҗатташ дусларым — Илфар Кәримов, Рөстәм Гайзуллин, Рәсим Фасыйхов, Рифат Шарафутдинов чыгышларын Карамалы-Гөбәй халкы бик җылы кабул итте. Концертны әлбәттә инде #РТкоманда’дан башка күз алдына китереп тә булмый. Җор телле алып баручыларыбыз – Рөстәм белән Сөмбелә һәм Алсу, моңлы тавышлы җырчы кызларыбыз – Фәридә һәм Алия, алыштыргысыз баянчыбыз – Руслан, иң оста биючеләребез – Илгиз, Илсияр, Анастасия һәм “Сәфәр” төркеме егетләре,иң сөйкемле скрипкачыбыз – Ләйсән, тавыш һәм ут куюны оештырган егетләребез, һәм төп оештыручыларның берсе якын дустым – Линар. Аларга чын күңелемнән олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сезнең ярдәмне һәм ныклы терәкне чын мәгънәсендә тойдым, аңладым. Шулай ук минем иҗатымны яратып һәм хөрмәт итеп, ерак араларны якын итеп килгән тамашачыларыма да ихлас йөрәктән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез булганда төрле авырлыкларны да җиңеп чыгарга була. Сезнең ярдәмне мин һәрчак тоеп яшим. Тагын бер кат олы рәхмәтләремне җиткерәм һәм сәламәтлек теләп калам. Сәламәтлек, туганнар, якын дуслар булу — зур бәхет бит ул.

Фото опубликовано Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Әлбәттә, әлеге язма күпләрдә сорау уятты. «Ришатка нәрсә булган, әллә авырыймы?» дип, тамашачылар бер берсеннән сораша башлады.

Баксаң, Ришат июль азагында мотоциклда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән икән. Озак кына хастаханәдә дә ятып чыккан. Концертта чыгыш ясар өчен дә табиблардан сорап китергә туры килгән. Моның турында Ришатның социаль битендә тамашачылар тарафыннан хәбәр ителә.

«Без Ришатның сәхнәгә чыкканын ике сәгать көттек. Башта бу хәлгә гаҗәпләндек, аннары ачулана да башладык (без әле авария турында белми идек). Бүген Ришатны күрмәбез инде дип тә уйладык. Ике сәгать үткәч, Ришат сәхнәдә күренде. Без бик тә гаҗәпләндек!!! Ришатның башы бәйләнгән, кулы гипста иде! Ул, җәрәхәтләренә дә карамастан, безнең янга чыгарга хәл тапкан, әле җыр да башкарды. Ул җырлады, ә  мин еладым. Ришат — бик көчле кеше. Бик зур рәхмәт! Сәламәтлек телибез сиңа!», дип яза Лилия исемле кулланучы.

Гомумән, бик күп кешеләр Ришат Төхватуллинга олы рәхмәтләрен җиткереп, сәламәтлек теләп яза.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий