Татарстанда булып узган давыл нәтиҗәләре: йорт, фермалар түбәсез калган, электр чыбыклары өзелгән [фотолар]

Бу көннәрдә Татарстанда һава торышының кискен бозылуы турында кат-кат кисәтелде. Чыннан да, республикада көчле яңгырлар, бозлар явып, шәхси хуҗалыкларга зыян салды.

 3 август көнне Арча районының  Якты көн авылында көчле җил 6 йортны түбәсез калдырган.

Алексеевск районында, шулай ук, көчле җил йорт,сарай, хәтта ферма түбәләрен алып ташлаган. Базарлы Матакта исә электр чыбыклары өзелгән, нәтиҗәдә, кешеләр күпмедер вакытка утсыз калган.

4 августта Минзәлә районында көчле җилдән шәхси ферма зыян күргән.

Мәгълүмат tatpressa.ru сайтыннан алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий