Путин ипотека алуның иң отышлы вакытын әйтте

4 августта Русия президенты Владимир Путин Сбербанк банкының башлыгы Герман Герф белән очрашты.

Әлеге очрашуда Владимир Путин ипотекага кагылышлы фикерен әйтте: «Ипотека алырга әзер булучыларга хәзер иң кулай вакыт, әлеге эш белән сузмасыннар», диде ул.

Герман Герф сүзләренәч, 2017 елда ипотека буенча ставкалар 11% кадәр төшәргә мөмкин. Әмма, Владимир Путин сүзләренчә, ставканың төшүен көтәргә кирәкми, чөнки инфляция процесслары туктап тормый.

«Сез бик дөрес әйтәсез. Экономикада шулай каралган: ставкалар кими барган саен, фатир бәяләре арта бара. Хәзер ставкалар да түбән, фатир бәяләре дә төште, шуңа хәзер ипоека алучылар отачак», дип килеште Герман Герф.

Июль аеннан Сбербанк банкы ипотека буенча ставкаларны киметә башлады. Хәзер алар 12-14 дипозонында.

 

Мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды.

Бәйле