Татар яшьләре форумының икенче көне ничек уза? [җанлы блог]

Татар яшьләре форумының икенче көне проектлар күрсәтү чарасы белән башланып китте. «Проектлар аллеясе» дип аталган күргәзмә иртәнге 9дан эшли башлады. Чарага парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да килде.//Азатлык радиосы//

Соңрак форумның пленар утырышы башланды. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан башка зур түрә, министлар күренмәде. Быел беренче тапкыр форум президиумсыз гына узды. Оештыручылар бу утырышның заманча форматта узуын теләдек дип әйтә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүз тотты. Ул республикада милли телләрне үстерү концепциясен бәян итте.

Халык арый башлады, алгы рәттә утырган шагыйрь Ркаил Зәйдулла «яшьләр татарча авыр сөйләшә, күңелгә тия» дип зарланып утыра. Шәһәр татар яшьләренең теле урысчарак шул, акцент көчле», ди ул.

Әстерханнан Динара Мәҗитова чыгышын татарча башлап, авырсынып урыс теленә күчте. Форум рәисе татарча чыгыш ясауны сорады. «Бу — безнең өчен приципиаль», диде ул.

Гомуми утырыш тәмам булгач, секцияләр үз эшен башлап җибәрде 

Татар теле һәм интернет секциясендә татар телен ничек популярлаштыру турында фикер алышалар. Казанда татар теле аксый. Бу уңайдан яшьләр зур штрафлар кирәк дигән фикердә. Татарча элмә такталар булсын өчен хосусый ширкәтләргә субсидияләр биреп татар телен кулланырга кызыктырырга мөмкин, диләр. Яшьләр фикеренчә, татар телен үстерү өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш.

Татар теле һәм интернет секциясендә Халыкара татар теле олимпиадасында җиңгән Наил Бәдретдин Финляндия татарларының туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыра.

1

«Әлбәттә» проекты җитәкчесе Илдар Әюпов татар телендә видеолекцияләр, аларны эшләү юллары белән таныштыра.

2

Бәйле