Татар яшьләре форумында катнашучылар Универсиада авылында ничек сабак алды?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында «Тарих һәм туризм», «PR һәм журналистика», «Мәгариф һәм тәрбия», «Татар теле һәм интернет», «Этномәдәни проектлар» секцияләре үткәрелде.

«PR һәм журналистика» дәресендә Татарстанда журналистика бармы,  нәрсә ул хәзерге заманча ММЧ кебек сорауларга җавап эзләделәр. Чарада Татарстан президентының матбугат хезмәтенең җитәкчесе Эдуард Хәйруллин, Wright Tutors и Wright English (London) маркетинг һәм PR мөдире Айгөл Дәүләтшина, “Татарстан республикасы мәгьлүмати технологияләр үзәге” оешмасының электрон мәгариф бүлегенең баш белгече Әлфия Бадретдинова чыгыш ясады.

XsLCKDpIgVIPesIN7Y1RGM

“Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә мәктәпләрдә балаларны укыту, татар теленә, татар мәгърифәтенә карата кызыксыну үстерү һәм инглизчә, заманча,  укып та миллилек югалтмау, якшәмбе мәктәпләре турында сөйләнде. Биредә «International School of Kazan» мөдире урынбасары Илсур Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Очрашуны Актанышның гуманитар гимназия-интернат мөдире Артур Галиәхмәтов алып барды.

jFpryOeVg5MgT8mTVPTgqU

“Татар теле һәм интернет” секциясен Рашат Якупов һәм Ленария Мөслимова алып барды. Белгечләр: Римма Бикмөхәммәтова, Эльза Нәбиуллина, Гүзәл Йосыпова һәм Айдар Шәйхин. Спикерлар Эльвина Сәгдеева (Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты), Әлфия Бәдретдинова (Татарстан Мәгълүмәти технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлегенең белгече), Джулия Герасимова (Алмания), Наил Бәдретдин (Финляндия), Марат Төхвәтуллин (Мәскәү, “По ступеням татарского языка” проекты), Илдар Әюпов (“Әлбәттә” проекты), Айдар Шәйхин (“Гыйлем” сайты), Данил Әхмәтшин (“MAKSAT” проекты), Гүзәл Гыйзәтуллина (“Панорама яңгырашы” проекты) интернетта татар телендәге проектлары белән таныштырды. Биредә сүз  татар теленең интернетта кулланылышы,  хакында  барды.

X4RLakfIJ2QuzYMEkL9cFE

 

«Тарих һәм туризм” секциясе кысаларында татар мәдәнияте юлыккан проблемалардан алып, тарих, туризм белән бәйле булган мәсьәләләр дә күтәрелде. Әлеге дәрестә, тәнкыйтьче, Камал театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игламов, Ауропа университеты профессоры Альфред Бустанов, тарихчы Илдар Шафиков, журналист, политолог Руслан Айсин бәхәс корды.

Tdu8tHj7-GUqg65bOOxWBU

“Этномәдәни проектлар” секциясендә проектларның ничек барлыкка килүе, аларга пиар ясау һәм уңышка ирешү өчен мөһим элементлар каралып үтте. Биредә форумның рәисе Тәбрис Яруллин чыгыш ясады,  рәис урынбасары Гөлназ Бәдретдин дә үз фикерен бәян итте.

Hz-xUVKHdBsxXKHoQvst90

Бәйле