“Оештыручылар татар рухы, татар теле, татар тәрбиясе нәрсә икәнен онытканнар…”

Татар яшьләре форумы кысаларында үткән барлык чаралар да татар теленә юнәлтелгән булса да, бу кагыйдә күп очракта үтәлмәде. “Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә кайбер спикерларның  рус телендә чыгыш ясавы – моның ачык мисалы.

Акыл фабрикасының “Мәгариф һәм тәрбия” секциясендә мәктәпләрдә балаларны укыту, татар теленә, татар мәгърифәтенә карата кызыксыну үстерү һәм инглизчә, заманча,  укып та миллилек югалтмау, якшәмбе мәктәпләре турында сөйләнде. Чыгышларның кайберләре рус телендә баруы купләрнең куңеленә хуш килмәде. Залдан, “үзегез дә татар телен белмәгән килеш, балаларга ничек  өйрәтмәкче буласыз”, дигән сораулар яңгырады.  Спикерларның кайберләре фикерен татарча аңлатырга тырышса да, көч хәл белән русчадан тәрҗемә итеп сөйләүләре сизелә иде.

Уфадан Элвира Гыйльфанова татар якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге уку йортында ата-аналар өчен дә төркемнәр оештырыла, тик 13-14 яшьтәге укучылар юк икән. Бүгенгесе көндә, әлеге мәктәп шул мәсьәләне хәл итү алдында тора.

Социаль челтәрләрдә дә әлеге дәрес турында  тискәре фикер белдерүчеләр табылган. “Оештыручыларның идеясы бик шәп, ләкин оештыручылар татар рухы, татар теле, татар тәрбиясе нәрсә икәнен онытканнар.  Чыгышлар да күбрәк реклама булды”, дип ВКонтакте челтәрендә Зилә Сөбхәнкулова үз фикерен бәян иткән.

«International School of Kazan» мөдире урынбасары Илсур Сәлимгәрәев, үз чыгышында, балалар заманадан калышмаска тиеш дигән фикерен җиткерде. Шуның өчен аларның мәктәпләрендә уку-укыту инглиз телендә бара.

“Мәгариф һәм тәрбия” дәресе катнашучыларын, укыту замана шартларына ияргән очракта, миллилек, тел саклану мәсьәләләре борчый. Сораулар да күбрәк шул уңайдан яңгырады.

 

 

Бәйле