Татарстанда булган көчле янгын гаиләне йортсыз, мунчасыз, сарайсыз калдыра [фото]

6 август киче Старцевлар гаиләсенә зур кайгы алып килә. Алар кыска вакыт өчендә йортсыз, мунчасыз, сарайсыз кала.

6 агустта 19 сәгать 15 минутта Балтач районының янгын сүндерү бүлегенә Норма авылыннан янгын турында хәбәр килә.

Янгын  Халидә һәм Николай Старцевлар хуҗалыгында була. Беренчел фаразлар  буенча ялкын сарайдан башланып китә, ә соңыннан йортка күчә.

Кызганычка каршы, әлеге  кичтә Старцевлар гаиләсе йортсыз да, мунчасыз да, сарайсыз да кала. Янгын сүндерүчеләр ярдәме белән күршеләр артык зыян күрми кала.

Зыян күрүчеләрнең кайгыларын ихластан уртаклашабыз, сабырлык телибез.

Мәгъүмат, фотолар baltaci.ru сайтыннан алынды.

Бәйле