Заманча «Печән базары» нинди тауарлар тәкъдим итә? [фото]

7 августта Казанның нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә гаҗәеп киң күләмле милли чара – “Печән базары” ярминкәсе уздырылды.

Көн шактый эссе булуга карамастан, аның кысаларында оештырылган чараларда катнашырга, тәкъдим ителгән милли төсмерле эшләнмәләрне сатып алырга килүчеләр саны артканнан арта гына барды. Ярминкә кунаклары арасында кече яшьтәге балалардан алып әби-бабайларга кадәр бар иде. Милли үзенчәлекне күрсәтү максатыннан, киеменә татар элементы кертеп җибәргән – калфак, читек, түбәтәй, камзул киеп, милли бизәнү әйберләре тагып килгәннәр дә шактый булды. Оештыручыларның андыйларга бүләк тапшырылачагы турында әйтүен дә искәртик. Шул рәвешле, бүгенге чарада катнашкан һәркемгә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы чоры киемнәре, көнкүреше белән танышу, үзен шул чор кешесе буларак хис итә алу мөмкинлеге булдырылды.

Быелгы «Печән базарында» Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен — төрле сәнгать эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре, шулай ук татарча әдәби китаплар һ.б.ларны тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов милли дизайнерлар санының елдан-ел артуын, яңа милли формаларның табылып торуына игътибарны юнәлтте. Ул ярминкәдә 7 төбәктән 70кә якын дизайнер катнашуын искәртеп: “Кайсы халык милли юнәлештә эшли торган 70 дизайнеры белән мактана ала? Минемчә, дөньяда андый милләтләр күп түгел. Милли үзенчәлекләрне истә тотып, яңа әйберләр эшләүчеләр мәдәниятне үстерә. Хәтта чәчәк сату бизнесында да шушы юнәлештә эшчәнлек алып баручы дизайнерларыбыз бар”,  диде.

Ярминкәнең уку паркында укырга яратучылар өчен  татарча китаплар тезелгән «Укы» сүзе рәвешендәге киштә тәкъдим ителде, шулай ук сирәк очрый торган татар китаплары буккросингы һәм әдәби квест оештырылды. Биредә үк республиканың татар телендә чыга торган журналларына язылу, аларны сатып алу мөмкинлеге булдырылган иде.

“Уку паркы”ның төп максаты – белем тарату. Биредә һәркем китап алып укып утыра ала. Китапларны бушлай өләшүчеләр дә бар. Әйтик, Балык Бистәсеннән килгән өлкән буын вәкиле – Равил Сафин анда үзенең кулъязмаларын тәкъдим итә һәм китап бастыру өчен иганәче эзли”, дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.

“Печән базары” кысаларында “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы эшләде. Әлеге үзәк вәкиле Ләйлә Нурмөхәммәтова мәйданчыкта сабыйлар өчен квест оештырылуын әйтте.

«Сабыйлар 4 урында төрле биремнәр үтәде. Иҗади мәйданчыкта балалар үз куллары белән таякка беркетелгән калфак, түбәтәй яисә рәсем ясады. Моннан тыш, алар вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән остаханәдә катнашты, уеннар уйнады, физик күнегүләр ясады, викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге мәйданчыкта Габдулла Тукайның «Печән базары яһүд Яңа Кисекбаш» әсәре дә уен формасында сәхнәләштереләчәк»,  диде ул.

“Быелгы “Печән базары”ның тагын бер үзенчәлеге – Иске татар бистәсе буенча экскурсияләр оештыру. Экскурсияләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, күренекле архитекторторлар Айвар Саттаров һәм Нияз Халит, бистәнең үзендә яшәүче 86 яшьлек Нурания әби Биктимерова уздыра. Алар Иске Татар бистәсе турында җирле халык күзлегеннән сөйли”,  диде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, ярминкә кунаклары тарихи квестта, викторинада катнашты, интерактив әкият тыңлый алды. Мастер-класслар, ди-джейлар, заманча татар башкаручылары чыгышлары чараны тагын да ямьләндерде.

«Печән базары»нда Шигьри перформанс та үтте. Яшь шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен төрле көйләргә сөйләделәр. Катнашучылар арасында Илнар Нотфуллин, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Рузилә Әмирова һ.б.лар бар иде.

Тәмле мәйданда “Түбәтәй” милли фастфуд челтәре, борынгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Фотомәйдан эшләде. «Кисекбаш» арт объекты тәкъдим ителде.

Әйтик, Пермьнан килгән Әлфия Галина – “Әкият” блок-остаханәсе җитәкчесе. Ул милли бизәкле киемнәр тегә. “Печән базары”нда дизайнерның икенче тапкыр катнашуы.

Казаннан Алсу Борһанова ярминкәдә КФУның “Tatar style” дизайнерлык студиясе эшләнмәләрен тәкъдим итте. Әлеге студия Идел буе татарларының мәдәниятен өйрәнеп, милли үрнәкләрне кул эшләрендә куллана. Шулай ук борынгыдан килгән челтәр үрү һөнәрен торгызуны да максат итеп куйганнар.

Алсу Борһанова әйтүенчә, кулланучыларны күбрәк күн мозаикасы, шамаилләр кызыксындыра. “Хәзерге вакытта милли мәдәниятне алга этәрергә тырышучылар шактый күп. Татар милли мәдәнияте үсә, аның белән татарлар гына түгел, Казанга килгән туристлар, бигрәк тә чит илләрдән килүчеләр бик кызыксына. Бу сөенечле күренеш”,  диде ул.

“Юлбасма” нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова ярминкәгә нәниләргә “Үчтеки”, “Чырык чыпчык” китапларын, карточкалар алып килгән. Әлеге нәшрият әзерләгән Иске Татар бистәсе буенча юлкүрсәткеч “Печән базары”на килгән беренче мең кунакка бушлай таратылды.

Зәрканче Наил Сөбханкулов гаиләсе белән Башкорстанның Уфа шәһәреннән килгән.  Ул зәркан сәнгате белән 40 ел шөгыльләнә, милли бизәнү әйберләрен дистә еллап эшли. Чакмагыш районында кибет тә тоталар. Башкорстанда бу юнәлешкә беренчеләрдән булып ул игътибар биргән. Наил әфәнденең “Печән базарында” беренче мәртәбә катнашуы. Зәрканчы, нигездә, алкалар, изүләр эшли. Аларның эскизларын да үзе ясый.

Омскида туып үскән Равил Хөсәенов бүген Казанда яши. Ул ярминкәдә “Татар чәе”н тәкъдим итте. Егет Себер һәм Татарстанда үскән хуш исле үләннәрдән чәй ясап сата. Бизәкле чәй капларын Томск өлкәсендә ясаталар, чәйне исә Мамадышта тутыралар. Чәйгә мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, кура, җир җиләге яфраклары кергән. Шулай ук уникаль үлән – саган дайля дә кушылган. Соңгысы безнең якларда юк, бу бары тик таулы якларда үсә торган үлән.

Искәртеп үтик: “Печән базары”на бүген Болгардан кайтып төшкән VII Бөтендөнья татар яшьләре делегатлары да килеп кушылды. Алар да үзләренең ярминкәгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

“Борынгы заманнарда үткәрелгән Печән базарлары турында ишеткәнем бар. Бу традициянең яңартылуы шатландыра, әлбәттә. Үземнең дә Чиләбе өлкәсендә милли идея белән сугарылган кафе ачасым яисә киемнәр җитештерәсем килә. Ихтыяҗ булыр дип уйлыйм”,  диде Чиләбе өлкәсеннән килгән 26 яшьлек Дилшат Галиев.

Казан делегаты Алмаз Гыйниятуллин фикеренчә, “Печән базары” ярминкәсе татар милли мәдәниятен популярлаштыра. Ул “Укы!” дигән китап киштәсенең бик файдалы проект булуына игътибарны юнәлтте. “Казан үзәгендә яшьләр күп йөри. Алар, киштә янында туктап, татар китаплары белән кызыксына. Мине ярминкәгә әбиләрнең күпләп килүе дә сөендерә. Бәлки, бу әбиләрнең инде туган авыллары да юктыр. Ләкин алар, “Печән базарына” килеп, яшьлек хатирәләрен яңартып, күңелләрен хушландырадыр төсле тоела”,  диде ул.

“Печән базары” мине Казанга аеруча тартып торган проектларның берсе булды. Эшләнмәләр барысы да сыйфатлы, матур, һәркем кызыгырлык. Мин татар курчагы һәм чәе алдым”, дип билегеләп үтте Украинаның Киев шәһәре делегаты Илдар Кантиев.

Иң мөһиме сатучылар канәгать булып кайтып китте. Һава эссе булуга карамастан сәүдә яхшы барды. Бераз гына кызыклы саннар: «Печән базарында» 70 оста үз иҗат җимешләре — кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Барлыгы 123 түбәтәй, 74 милли бизәкле түштамга, 58 казылык, 98 «Baldan» брендының балы, 500 өчпочмак, 400 өлеш, 200 чәкчәк, 100 вак-бәлеш, 200 литр җимеш суы сатылган. Махсус технология бәлен ясалган бизәкле туңдырма белән 150 кеше сыйланган. 2017 елның «Тәмле календаре»нең 100 данәсе бер сәгать эчендә таралып беткән. Махсус мәйданчыкта «Сабыйлар» үзәге тамаша оештырып 60 баланың күңелен күргән. Әмма  иң сорала торган тауар ул су булды. Тик Печән базарында гына аны сатучы күренмәде. Салкын су саткан кеше, һишчиксез, кесәсен калынайтып кайтып китәр иде. Бу юлы чаттагы киоск хуҗаларыннан кешеләр өзелмәде.

Татар-информ, Азатлык радиосы

Бәйле