Айдар Галимов экстремаль рәвештә самолет йөртә [видео]

Айдар Галимов үзен самолет йөртүчесе буларак сынап карарга уйлаган.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстанда чыгучы «ДОСААФ: Испытано на себе» тапшыруында катнашып, җиңел моторлы самолет йөртеп караган.

Самолетта ул инструктор белән очкан. Видеода аларның куркыныч трюклар ясавын да күреп була.

Очыш тәмамлангач, Айдар Галимов хис-кичерешләре белән дә бүлеште: «Исән! Мондый очышларга әзер булырга кирәк икән. Мин әлегә шок халәтендә», диде ул.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий