Буада август аенда сиреньнәр янә чәчәк ата [фото]

Буа шәһәренең Жорес урамындагы 108, 110 номерлы йортларда яшәүчеләр әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сиреньнәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнгән.

Бу гадәти булмаган очрак хакында районның “Байрак” газетасы яза.

Әлеге табигать бүләгенә Буада яшәүчеләр шатланганнар. Аеруча әлеге хәлгә  хатын-кызлар сөенгән. Әмма, элеккеге агроном Евгений Егоров әйтүченчә, әлеге хәл —  аномаль күренеш. Сиреньнәрнең кабат чәчәк атуына туфракта дым күп булу һәм һава торышы җылы тору китергән дигән фикердә ул.

сирень

Бәйле