Казанның барлык янгын сүндерү бүлекләре Залесный бистәсендәге янгынны сүндерүдә катнашкан.
Янгын Хабинский урамында Газель машинасы шартлаудан барлыкка килә. Соңыннан янгын гараж түбәсенә, гараждан йортка да күчә.
Янгын катлаулыгы буенча 2 нче номерлы дип билгеләнгән. Әлеге районда су аз булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр, су басымын арттырырга дип, Водоканал хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.
Мәгъүмат Татар-информ сайтыннан алынды