Казанның барлык янгын сүндерү машиналары Залесныйда һәлакәт урынында эшли [видео]

Казанның барлык янгын сүндерү бүлекләре Залесный бистәсендәге янгынны сүндерүдә катнашкан.

Янгын Хабинский урамында Газель машинасы шартлаудан барлыкка килә. Соңыннан янгын гараж түбәсенә, гараждан йортка да күчә.

Янгын катлаулыгы буенча 2 нче номерлы дип билгеләнгән. Әлеге районда су аз булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр, су басымын арттырырга дип,  Водоканал хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Мәгъүмат Татар-информ сайтыннан алынды

Бәйле