Покемоннарны Казанда да эзли башлаганнар [видео]

Дөньяда зур тизлек белән популярлык яулаган Pokémon Go уены Иранда тыелды. Шул ук вакытта Казанда бу уенны уйнаучылар күренә башланды. //Азатлык радиосы//

Pokémon Go уены рәсми рәвештә 6 июль көнне чыкты һәм дөнья күләмендә моңа кадәр күренмәгән популярлыкка иреште. Бер ай эчендә аны 100 миллионнан артык кеше йөкләп уйный башлады. Белгечләр фикеренчә, рәсми булмаган кулланылышларны исәпкә алып, уенны хәтта берничә йөз миллион тапкыр йөкләгәннәр. Факт буларак бу иң популяр смартфон уенына әйләнде. Миллионнарча кеше урамнарга чыгып, покемоннар эзләп йөри.

Уен бик җиңел ясалган, өстәмә чынбарлык рәвешендә смартфон аша урамнар буйлап покемоннар эзләп йөрергә кирәк.

Реаль Казанда виртуаль покемоннар

Реаль Казанда виртуаль покемоннар

Кагыйдәләр шундый: никадәр күбрәк йөрисең – шулкадәр күбрәк покемон табасың. Табудан тыш, уйлап чыгарылган персонажларны укытырга, алар ярдәмендә көрәшергә кирәк. Уен Android һәм iOS платформалары өчен ясалган. Аны Niantic ширкәте ясаган.

Pokémon Go җәмгыятьтә күпсанлы бәхәсләргә дә сәбәпче булды. Күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә, аны тыю турында тәкъдимнәр яңгырый. Иран исә уенны тыйган беренче ил булды. Аның «иминлек максатыннан» тыелуы әйтелә, җирле медиа чаралары Тәһранда уенны, аның тәэсирен озаклап өйрәнгәннәр дип хәбәр итә.

Кайбер мөселман дин әһелләре дә уенны тәнкыйтьли. Согуд Гарәбстанында хәтта аны тыю фәтвасы да чыкты. Уен комарлы икән, мөселман кешеләренә ул тыела дип аңлатыла интернетта.

Азатлык радиосы да сынау үткәреп, Казан үзәгендә берничә покемон тотып карады. Гомумән, Казанда да бу уенны уйнаучыларны күреп була.

Вконтакте челтәрендә уенга багышланган  төркемдә Казаннан меңнән артык кеше бар.

Уенга бәйле берничә кызыклы сан

  • 20 миллиард доллар — покемоннар аркасында уен хуҗасы булган Nintendo бәясе шулкадәр арткан.
  • 33 минут — уйнаучылар көненә уртача шулкадәр вакытны бу уенга сарыф итә. Бу күрсәткеч Facebook һәм Twitter-ны узып китте.
  • 3 миллиард доллар — Apple ширкәте бу уен аркасында шулкадәр акча казанды.
  • 1,5 мең доллар — бер уенчы үзенең уен аккаунтын шулкадәр акчага сатты.
  • 180 мең — Мәскәүдә шулкадәр кеше уйный. Русиядә Pokémon Go рәсми рәвештә әле чыкмаган.

Бәйле