Казанда машиналар йөзәргә өйрәнә — урамнарны янә су басты [фото,видео]

9 августта, кич, яңгыр яву нәтиҗәсендә, Казан  янә су астында калды. Җиңү Проспекты һәм Горки урамнарында машиналарның хәрәкәте туктады. Күп автомобильләр зыян күрде. 

9 августта Казанның берничә районнарында көчле яңгар явып үтте. Җиңү Проспекты су асында калды, шуңа да машина йөртүчеләр Фучик, Дубравный урамнары аша узарга теләде. Нәтиҗәдә, зур бөке барлыкка килде.

Җиңү Проспектында Зорге урамыннан алып Завойский урамына кадәр бар юллар да су белән тулды. Бер атна элек әлеге урамнарда юл эшләре алып барылган. Күрәсең, эшчеләр канализация системасына зыян салган, чөнки элек көчле яңгырлар вакытында бу районда су басулар күзәтелмәгән.

Мәгълүмат inkazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле