4 бала анасы Венера Бикмөхәммәтова: «Быел тәвәкәлләдем дә, үзем комбайнчы булып эшләргә ниятләдем» [фото]

«Быел республикада урып-җыю кампаниясендә ике хатын-кыз комбайнчы да катнаша», диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Ул моны 9 июльдә “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат очрашуында әйтте.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, Татарстан игенчеләре бөртекле культураларны 30 августка, республика көненә җыеп бетерергә җыена. Әлеге эштә хатын-кызлар да катнаша икән. Мисал өчен, Минзәлә районының “Чулман” агрофирмасында Венера Бикмөхәммәтова “Дон-1500” комбайнын йөртеп, бер мең тонна ашлык суктырган. «Алексеевский районындагы “Алга” җәмгыятендә Ләйлә Вәлиуллина да “Дон-1500” комбайнында эшли», ди Илдус Габдрахманов. Ләйлә бу көннәрдә әтисе белән урып-җыю эшләрендә катнашып республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында еш күренә башлады. Аны хөкүмәт йортында “Татарстан гүзәле” бәйгесе финалисты булып, комбайнда эшләвен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов президент Рөстәм Миңнехановка уңай мисал итеп китерә.

Комбайнны йөгәрләгән 35 яшьлек Венера Бикмөхәммәтова хәбәр иткәнчә, моңа кадәр ул берничә ел комбайнчы ярдәмчесе буларак эшләгән. Шуннан соң декрет ялында булган. Быел исә үзе “Дон-1500” комбайны руле артына утырган. Ярдәмче итеп үзенә Ленар Губев исемле студент егетне алган.

“Быел тәвәкәлләдем дә, үзем комбайнчы булып эшләргә ниятләдем. Моңа кадәр ирем дә комбайнчы иде, хәзер исә механизаторлар отряды командиры вазифасын башкара. Кыенлыклар килеп чыкса миңа да ярдәм итә, ул булышмаса, бик читен булыр иде үземә”, ди комбайнчы ханым.

Комбайннан кала ул машина да йөртә. Тракторчы-машинист таныклыгын исә 2007 елда алган булган. Рульдә йөрүдән тыш, Венера Бикмөхәммәтова ягулык салу станциясендә хезмәт куя.

“Безнең отрядыбыз бик әйбәт, һәрвакыт ярдәм итәләр. Хатын-кыз комбайнчы булуыма кимсетеп караучылар юк. Өйдә дә аңлыйлар үземне”,  диде ул.

Хуҗалыкта уңыш, алдагы елларда караганда, быел әйбәтрәк дип белдерде әңгәмәдәшебез. Төрле басуда — төрлечә, кайберләреннән 20-25 центнер җыеп алабыз, ди Венера Бикмөхәммәтова.

Һәр техникага аерым караш кирәк дип саный ул, шул исәптән комбайнга да. “Инде 15 елдан бирле кырлар иңләгән “Дон-1500” белән эшләүнең үзенчәлекләре, комбайнның үз холкы бар. Иген уруда да һәр комбайнчының үз сере. Мин ярдәмчемә дә киңәшләр бирәм, аңа шул серләрне өйрәтәм. Эссе булса да, эшләве кыен түгел. “Дон”нарда да кондиционерлар бар бит, аны бөтен кешедә белеп кенә бетерми. Авырлык шунда гына — кайчагында көч җитми”,  ди комбайнчы.

Венера Бикмөхәммәтова басуда алдынгы комбайнчы булу өстенә, 4 кызның әнисе да. “Балаларымны карарга иремнең әнисе ярдәм итә. Кызларымны комбайнга утыртмас идем, безнең заманда эш җитәрлек, авылда да тормыш икенче төрле. Теләкләре булып, эшли алсалар, каршы булмаячакмын”,  диде әңгәмәдәшебез.

минщлщ

Татар-информ

 

Бәйле