Казанда КИА машинасы Болак елгасына төшеп китә [видео]

Казанда КИА машинасы Болак елгасына төшеп киткән.

Әлеге хәл бүген, 10 августта, иртәнге сәгатьләрдә була.  КИА машинасы Уң як Болак буйлап Кирмән ягына таба хәрәкәт иткән була.

Юл киселеше янына якынлашкач, руль артында утырган хатын-кыз, кагыйдәләрне бозып, сулга борылырга уйлый һәм  газ белән тормозны бутап, башка педальгә баса. Нәтиҗәдә, машина суга килеп төшә.

Һәлакәт вакытында машинада тагын ике пассажир була. Бәхеткә каршы, аларның берсенә дә зыян килми. Машина йөртүчесе дә, пассажирлар да машинадан үзләре чыга ала.

Мәгълүмат life.ru сайтыннан алынды

Фото prokazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле