Мөселманча «Ревизорро» «Казан нуры»нда булды

Узган атнада мөселманча “Ревизорро” Татарстан башкаласындагы иң популяр мәчетләрнең берсе – “Казан нуры”нда булды. Әлеге 1999 елда салынган мәчет бүгенге заман агач архитектура сәнгате һәйкале. Мәчет үзе генә түгел, аның янындагы мәдрәсә дә, шулай ук никах залы тулысынча агачтан корылган. Мондый биналар Казанда күп түгел.

“Казан нуры” Казанның экс- мэры Камил Исхаковның әтисе Шамил Исхаков  имамлык иткән мәчет буларак билгеле.  Шамил хәзрәт мәрхүм булгач, аның эшләрен, дини оешма рәисе буларак, улы дәвам итә.

Мәчет башкаланың бик уңайлы, дәрәҗәле Яңа Савин районында, Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендә  урнашкан. Янда гына «Ривьера» аквапаркы, “Леруа мерлен” сәүдә йорты, иман йортының машиналар кую өчен парковкасы.

Рәсми төстә имам булып Алмаз хәзрәт Мөхлисов эшли. Мәчет авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтенә карый (имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Җиһаншин). Халык арасында мәчет никах үткәрүләргә махсуслашкан булуы белән билгеле. Моның өчен төзелгән махсус зал бәйрәм рухын бирә. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

***

…“Өскә менегез, анда урын бар”, -дип каршы ала ишек төбендә кизү торучы. “Казан нуры”на йөрүчеләр күп. Төп залда урын җитми, шуңа күрә кешеләр якындагы биналарга таралалар. Гыйбадәт залларында кондиционер эшли, шулай да эссерәк.

Намаз залына кергәч тә, син үзеңне бер татар авылына эләккән кебек тоясың. Агач дивар, идән, тәрәзә төбендәге гөлләр, төрле шамаилләр, башка атрибутлар шундый тойгы бирәләр. Хәтта азанны татар авылларындагы динне үзлегеннән өйрәнгән бабайлар әйтә төсле. Мөнбәр дә михрам эчендә, бу мәчетләр эчендәге тәртипләргә туры килми. Бу күренешкә еш кына татар авылларындагы мәчетләрдә тап буласың. Еш кына практик якны исәпкә алганда, канунлашкан тәртип бозыла.

Мәчеткә килүчеләр арасында контингент бик төрле. Бер яктан караганда, түбәтәйле бабайлар күп, икенче яктан – сөннәт буенча үстерелгән сакаллы яшь егетләр: күбесе намазны кулларын күп тапкырлар күтәреп укый, ягъни хәнәфи мәзхәбе буенча түгел. Мөгаен бу — элек эшләгән Рөстәм хәзрәт Зиннуров мирасы.

Үткән юлы барган Кабан арты мәчетеннән аермалы буларак, “Казан нуры”на килүчеләрнең күбесе түбәтәйле (30-40%). Имам үзе чалмасыз, гарчә татар чапаныннан иде.

Вәгазь 20 минутлап дәвам итте. Ул кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк 7 кеше хакындагы хәдисне аңлатуга багышланды. Вәгазь татар телендә барды, шулай да хәзрәт 1-2 җөмлә русча да кыстырды. Вәгазьне Алмаз хәзрәт сөйләде.

Элеккеге мэрның тәҗрибәсе һәр нәрсәдә чагылыш таба, бигрәк тә хезмәткәрләр эшен оештыруда. Хәтта диварга кизү торучы имамнарның графигы эленеп куелган, мондый хәл мәчетләрдә еш күзәтелми. Әмма шулай да бар нәрсәне тәртипләргә өлгереп бетмәүләре сизелә: мәсәлән, бәдрәфтә дүрт савытка бер сабын, ә диварга эленгән дүртесенең икесе ватык. Кем әйтмешли, андый  гаеп мулла кызында да була.

Гомумән алганда, мәчет уңай тәэсир калдыра. Аның татарлыгы, мөгаен, зур роль уйный. “Казан нуры”нда чынлап торып рухи ял аласың.

Рөстәм Батыр, dumrt.ru

Бәйле