Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды [фото]

Җырчы Алсуның өченче баласы дөньяга аваз салды.

10 август Алсу белән Ян гаиләсендә  бик шатлыклы һәм сөенечле көн. Аларның өченче балалары —  уллары дөньяга килде.

Алсу баланы Израильдә Телль-Авивның иң әйбәт клиникасында – Ихиловта тапкан. Клиника күрсәткән хезмәтләр өчен, җырчы 1 миллион сум акча түләячәк.

Исегезгә төшереп китәбез, Алсу ире Ян белән ике кыз тәрбиялиләр.  Аларның исемнәре — Микелла һәм Сафина. Ә улларына алар Рафаэль дип исем кушачак.

Алсуны котларга дип, клиникага бөтен гаиләсе дә килгән. Бонни исемле эт тә әлеге сөенечле чарадан читтә калмаган.

Алсу Сафина 2006 елда 28 яшьлек Ян Абрамовка кияүгә чыккан иде. Язылышу турында таныклыкны аларга Мәскәү шәһәренең мэры Юрий Лужков тапшырды. Беренче кызлары Сафина 2006 елда туса, Микелла 2008 елда дөньяга килде. Абрамовлар гаиләсе шоу-бизнес өлкәсендә иң ныклылардан санала.

Мәгълүмат Комсомольская правда сайтыннан алынды

Бәйле