Юл һәлакәте нәтиҗәсендә, машинадагы 3 кеше очып чыгып, төрле якка тарала [видео]

9 августта Ленинград өлкәсенең Волосовск районында коточкыч юл һәлакәте була. Машиналарның бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше автомобильдән очып чыга.

Беренчел мәгъүматлар буенча,  ВАЗ-2110 машинасын йөртүче каршы юлга чыга һәм Газель машинасы белән бәрелешә. Машинада булган өч кеше очып чыга. Җиңел машинада 19, 20, 26 яшьлек егетләр һәм 21 яшьлек кыз була. Алар, күпсанлы җәрәхәтләр белән, хастаханәгә озатыла. Газель машинасын йөртүче ир-ат шулай ук зыян күрә.

Һәлакәт узып баручы машинаның видеорегистраторына эләгә.

авария

Мәгълүмат Автотат. Ру сайтыннан алынды.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий