Булат Җиһаншин әнисенә зур бүләк ясаган [фото]

Узып баручы атна җырчы, композитор, клипмейкер Булат Җиһаншин гаиләсе өчен вакыйгаларга бай булган. Беренче августта аның әнисе Габидә апага 70 яшь тулган.

Ул Азнакай районының “Маяк” газетасында менә инде 50 ел корректор булып эшли. Туган көн иртәсе дә район башлыгы администрациясеннән башланган. Габидә ханымның тырыш хезмәтен бәяләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырган. Матур юбилейны туганнар, дуслар һәм хезмәттәшләр белән өч көн бәйрәм иткәннәр.

-Әниемнең “Улым, моңлы, чын татарча бер җыр яз әле” дип әйткән сүзе бар иде. Шуны истә тотып, “Туган якта” дип аталган бик моңлы җыр иҗат иттек. Аны да бу атнада тыңлаучыларга җиткердек. Тиздән радиода ротацияләнә башлар дип уйлыйбыз.
-Яңа җырың чыгу белән котлыйм, Булат. Сине тәбрикләр өчен тагын бер сәбәп бар бит әле…
-Өйләнүемне әйтәсеңдер инде… Әйе, март аенда Нурлат кызы Әлфирә белән никах укыткан идек. Июльдә алтмышлап кунак җыеп, Азнакайда туй иттек. Әлфирә профессионал фотогроф. Минем кебек үк иҗади кеше. Хәзер фотосессияләремне ул эшли. Тиздән бергәләп Питербургка клип төшерегә барырга планлаштырабыз. Без аның белән өч ел элек ныклап танышып, аралаша башладык. Аңа кадәр Интернет аша күп еллар элек язышканыбыз булган икән. Әлфирә миңа фанат буларак язган булган. Өч ел элек кабат аралаша башлагач, ул миңа шул турыда искә төшерде. Шуннан соң ешрак аралаша һәм очраша башладык. Һәм менә Интернет челтәре аша танышуыбыз гаилә кору белән тәмамланды,  диде безгә Булат.
булат

Бәйле