21 августта татар эстрадасы артистлары катнашында хәйрия концерты узачак

21 августта «Туган авылым» комплексында «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия концерты узачак. 

Концертта Зөфәр Хәйретдинов, Артур-Марат дуэты, Нурзәдә, «Болгар кызлары» триосы, Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Гайфуллин һәм башка җырчылар катнашачак.

Тамаша 12.00 сәгаттә башлана. Һәр теләгән кеше концертка килеп, Кәримә Касыймовага авыруы белән көрәшергә ярдәм итә ала.

хәйрия

Бәйле