Кырымда пассажир автобусы ярдан төшкән [фото]

Кырымда Алушта — Феодосия трассасында пассажир автобусы ярдан төшкән. Һәлакәт аркасында биш кеше үлгән, тагын 13е зыян күргән. 

Һәлакәт «Алушта — Судак — Феодосия» автоюлының 50нче чакрымында Щебетовка торак пункты янда чыккан. Гадәттән тыш хәллләр министрлыгы дүрт кеше һәлак булу турында әйтә. «Безнең мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә, дүрт кеше үлгән. Автобуста 20ләп кеше булырга мөмкин булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана»,  дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кырым буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Төрле дәрәҗә җәрәхәт алган зыян күрүчеләр Судак һәм Феодосия хастаханәләренә озатылган. Фаҗига булган урынга коткаручылар һәм тикшерү органнары вәкилләре киткән. Авариянең сәбәпләре ачыклана. Автобус йөртүче идарәне югалткан дигән версия карала.

 

Татар-информ

Фотолар gazeta.ru сайтыннан алынды

Бәйле