Татарстанда җомга вәгазьләре татар телендә генә булачак. Рус телле мөселманнарга нәрсә эшләргә?

Татарстан мәчетләрендә җомга намазлары татар телендә генә булачак. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы вәкилләренә әлеге тәкъдим белән Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыккан.

“Мондый тәкъдим моннан 10 ел элек Бөтендөнья Татар конгрессы тарафыннан яңгыраган иде. Безнең милләтебез юкка чыга дип борчылдык. Берничә мәчетләребездә җомга намазлары гомумән дә рус телендә генә алып барыла.  Бүген бу мәсьәләне уртага салып сөйләштек. Татарстаныбызда вәгазьләр татарча гына булырга тиеш. Татарча белмәүче мөселманнар өчен зур мәчетләр каршында махсус курслар оештырылачак”, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мисал өчен, Казандагы Галиев мәчетендә мондый курслар инде октябрь аенда ук эшли башлар дип планлаштырыла. Алар егетләр өчен аерым, кызлар өчен аерым булачак. Курслар бушлай булуын да билгеләп үтте хәзрәт.

Рус телле мөселманнарга нәрсә эшләргә дигән сорауга республика мөфтие: “Татарча өйрәнсеннәр, моның өчен кыенлыклар юк”, дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, башка вәказьләрне русча гына түгел, инглизчә, кытайча, французча яки башка телдә дә сөйләргә мөмкин була. Пленум карары әлегә җомга намазына гына кагылачак.

Бүгенгә кадәр Казанның берничә мәчетендә җомга вәгазьләре русча алып барылды. Алар арасында “Борнай” һәм “Кабан арты” мәчетләре бар. Башкаланың “Әниләр” мәчетендә дә вәгазь яртылаш русча, яртылаш татарча алып барыла иде.

“Әгәр төпкәрәк казына башласаң, барлык татарларның да үз  ана телләрен аңлавы ачыклана, әмма алар сөйләшә алмый. Бу үз телләрен беләмәүчеләргә аны өйрәнергә стимул да булачак. Әлеге  карар чыгачагына 100 процент ышанмаган идек, әмма барлык имамнар да безне тулысынча хуплады”,  дип нәтиҗә ясады Камил хәзрәт Сәмигуллин. Утырышта республиканың барлык  районнарыннан да имамнар катнашкан. Утырышта барлыгы 60-70  кеше булуы да мәгълүм булды.

Татар-информ

Бәйле