Татарстаннан балалар ял иткән Анападагы лагерьда янгын чыккан [видео]

11еннән 12 августка каршы төндә Анападагы “Витязево” балалар лагерында янгын чыккан. 100дән артык бала эвакуацияләнгән.

Анапаның “Витязево” лагерында ике катлы кирпеч корпуста янгын 22.00дә башланган. Бу вакытта балалар дискотекада булган. Ут капкан корпуста Татарстаннан 91 бала һәм 7 педагог яшәгән. Алар барысы да эвакуацияләнгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Краснодар крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгын Мәскәү вакыты белән 22.42дә сүндерелгән. Янгын сүндерүдә 45 кеше һәм 14 берәмлек техника катнашкан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ут көнкүреш электр приборыннан чыккан. Урында янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре эшли.

Янгын турында мәгълүмат пәйда булуга, Татарстанда эшче төркем оештырылган. Аңа ТР Мәгариф һәм һән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары вәкилләре кергән. Бүген иртәнге 7дә алар Анапага очкан.

“Витязево” лагерында янганы белән бергә биш корпус урнашкан. Бу сменада 960 кеше ял иткән, аларның 560ы – Татарстаннан. 30 бала лагерьга республиканың балалар йортларыннан барган. Янгын вакытында ял итүчеләрнең әйберләре һәм документларының бер өлеше янган. Янган корпуста яшәгән балаларны күрше корпусларда, шулай ук Анапаның «Олимпиец», «Смена» һәм «Счастливое детство» лагерьларына күчерелгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лагерь хәзер гадәти режимда эшли. Балаларны лагерьдан озату өчен документларының күчермәләре җыела. Алар 15 август көнне 1.25тә кайтырга чыгарга тиеш.

 

Татар-информ

Фото,видео www.ntv.ru сайтыннан алынды

Бәйле