Көчле яңгырдан соң Чаллы егетләре урам уртасында су коенган [видео]

Чаллы шәһәрендә көчле яңгыр явып үткәннән соң, кайбер урамнарны су баскан.

Тынычлык проспектындагы “Мәктәп”  тукталышы янында су шуның хәтле күп җыелган ки, хәтта Чаллы егетләре бу җирдә су коенырга  уйлаган.

Урам уртасында су керүләрен алар фото, видеога төшереп, интернетка  урнаштырган. Әлеге видео кыска вакыт өчендә танылып,  федераль порталларга да эләккән.

“Тукталыш янында машиналар ватылып кала башлады. Без аларны чыгарырга булышып тәмам юешләнеп беттек, шуңа  фотосессия ясарга уйладык”, дип искә ала ул көнне Виталий.

Челнинские известия

Бәйле