Кен курчагы кебек булырга теләгән ир-ат, 22 миллион сум акча түләп, 43 операция ясата [фото]

32 яшьлек Родриго Алвес кечкенәдән үзе белән канәгать булмый. Мәктәптә укыганда  аннан еш көләләр, ямьсез исемнәр тагалар. Кызлар да аңа игътибар итми. Һәм ул үзгәрергә уйлый… Родриго, Барби илендәге Кенга охшарга теләп, пычак астына ята.

Хәзерге вакытта Родриго инде 43 операция кичергән. Шуларның 7се борынга ясалган. Ләкин ахыргы операция вакытында егетнең организмы яңача борынны кабул итми башлаган. Шуңа да Родриго үзенең курчак кыяфәтен 46,5 мең долларга (3 миллион) иминиятләштергән.

Хәзер Родриго сау-сәламәт һәм бүтән пычак астына ятарга җыенмый.

Шуны да әйтергә кирәктер, курчакка охшаш булу өчен Родриго Алвес 340 мең доллар (22 миллион) акча сарыф иткән.

https://lady.mail.ru/

Фото http://forum-dollplanet.ru/

 

Бәйле