Алсу Фазлыева кыз бала алып кайта?

Соңгы арада социаль челтәрдә Алсу Фазлыеваның кыз бала алып кайтасы килүе турында сүз “куерды”.

Алсу тормыш иптәше Азат белән бик күп туйлар, никахлар, туган көннәр, бәби туйларында тамада буларак катнаша. Һәм һәр чарадан соң социаль челтәрдә хис-кичерешләре белән уртаклашып, фотолар урнаштыра.

Беркөнне исә Алсу “Кызлы йорт – аеруча матур, нурлы була икән! Все таки гаиләгә 1 кыз булса да кирәк икән”, дип язды. Бу сүзләрдән соң Алсуга кыз алып кайтырга киңәш итүчеләр дә булды. Ягымлы, мөлаем Алсуыбыз үзе кебек кечкенә Алсу алып кайтырмы? Монысын вакыт күрсәтер.

Бәйле