Рифат Зарипов Зинәтулла Билалетдинов белән бергә Салават концертына барган [фото]

8 августта Рифат Зарипов Салават концертын Зинәтулла Билалетдинов белән бергә караган.
 “8 август көнне, Салават Зәкиевич концертына чакырды. Хатыным бала белән бара алмады, үзем генә киттем. Урыным “Ак барс” хоккей командасы тренеры Зиннәтулла Хәйдәрович белән туры килде. Ул да үзе генә килгән. Концерт башланганчы рәхәтләнеп татарча аралашып утырдык», ди Рифат.«Зиннәтулла Хәйдәрович: “Салават күптән чакыра иде, ниһаять, килдем. 7 ел Салават концертын караганым юк. Тренировкалар бара, уенга әзерләнәбез. Иртәгә президент килә, аны каршы аласы бар. “Татнефть-Арена”ның да директоры яңа кеше, составта да яңа уенчылар бар”, диде.

Хоккей турында да сөйләштек. Мин үзем “Ак барс”ның җанатары булгач, әлеге сөйләшү минем күңелгә аеруча да хуш килде.

Зиннәтулла Хәйдәрович бик гади һәм җайлы кеше икән. Концерттан соң йөзләгән тамашачы аның белән фотога төште. “Концертларга йөрергә вакыт бик юк, әмма татар җырларын тыңлыйм”, – диде. Мине дә беләм дигән булды әле. Күңеле булсын дигәндер инде.» — дип искә ала ул көнне Рифат.

ак барс
http://akcharlak.com

Бәйле