Татарстанда +38…40 градус эсседә көчле давыл көтелә

Татарстанда, көн дәвамында, һава температурасы югары булачак.

“15 август көнне тәүлегенә ике тапкыр давыл да чыгарга мөмкин”, дип игълан итте Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Һәм әлеге кисәтү 18 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак икән.

Республика буенча көчле эсселек күзәтелә. Урыны белән температура +37…38 градуска җитәргә мөмкин.

Бәйле