Чаллының танылган табибы ваннада фаҗигале рәвештә вафат була

Чаллы шәһәренең танылган стоматологы, “Вита” йөгерүчеләр клубына нигез салучы Владимир Иванцов  вафат булды.

68 яшьлек табибның үле гәүдәсен кызы юыну бүлмәсендә таба. Кызы сүзләренчә, ул әтисенә озак вакытлар шалтырата алмый, шуңа да хәлен белергә дип әтисе яшәгән фатирга килә.

Владимир Иванцов,  кафель идәндә таелып егыла һәм нык итеп бәрелә. Алган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, табибның гомере өзелә.

Владимир Иванцов озак еллар Чаллы шәһәренең 2нче номерлы поликлиникасында эшләгән. Йөгерүчеләр клубына нигез салган һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Табиб белән хушлашу чарасы 16 августта иртәнге сәгать 9да шәһәр моргы янында булачак. Владимир Иванцов шәһәр зиратында җирләнәчәк.

Бизнес онлайн, Челнинские известия

Бәйле