Казанда баласын машинада калдырган ананы җинаять җаваплылыгына тартырга телиләр

Казанда 6 айлык баласын эсседә автомобильдә калдырган хатын-кызны җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Моның өчен нигез бар дип саный Татарстанда бала хокуклары буенча вәкәлатле Гүзәл Удачина.

Искәртеп үтик: шимбә, 13 августта ханым машинасын Мәскәү базары янында калдырып, кибеткә кергән. Хатын-кыз парковка кагыйдәләрен бозу сәбәпле, автомобильне эвакуаторда штрафстоянкага алып киткәннәр. Автомобильнең тәрәзәләрендә тонировка булу сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаның арткы утыргычында автокреслода бала утырганын күрмәгән.

Әни кеше ЮХИДИ хезмәткәрләренә телефон аша эвакуацияләнгән автомобиль эчендә бала булуын хәбәр иткән. Ул штрафстоянкага эвакуациядән соң ярты сәгатьтән килгән.
ЮХИДИ инспекторлары белдергәнчә, баланы машинадан алганда, ул эсселектән шактый талчыккан булган. Бу хәл фаҗига белән тәмамланырга мөмкин булган.

Гүзәл Удачина фикеренчә, мондый очракларда ата-ана гаебен «Ата-ана тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү вазифаларын үтәлмәү» маддәсе буенча административ җаваплылык кысаларында гына билгеләргә кирәкми, ә Русия Җинаять кодексының «Куркыныч хәлдә калдыру» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәләре кысаларында бәя бирү зарур.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкәлатленең шул хактагы мөрәҗәгате Балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә һәм хокук органнарына җибәрелгән.

Татар-информ

Бәйле