Татар эстрадасы артистларының балалары мәктәпкә бара [фотолар]

Ничек кенә җәйне яратсак та, көзгә дә аяк бастык. Һава торышы нәкъ менә көзге: салкын, яңгыр. Әле бит кайчан гына эсселеккә зарлана идек, менә җәй дә артта калды.

Әмма бүген, Белем Бәйрәме. Укучыларның, студентларның яңа уку елы башланган көне. 1нче сыйныфка баручылар  аеруча да дулкынланадыр. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә бу көнне кабатланмас хисләр кичерә.

Эстрада артистлары да балаларын мәктәпкә озата. Инстаграм челтәре берсеннән берсе матур фотолар белән тулган. Әйдәгез, без дә күз салыйк әле.

Казанның кайбер мәктәпләрендә Белем көне инде 31нче августта башланды. Шулай итеп, Казан Халыкара мәктәпнең яңа корпусы ачылды. Әлеге мәктәптә җирле түрәләр, чит ил вәкилләре, спортчылар, эшмәкәрләрнең балалары белем ала.  Белем йортында айлык түләү — 70 мең сум тәшкил итә. Мәктәп ачылышында Рөстәм Миңнеханов та булды.

К новому учебному году готовы!

Фото опубликовано Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


Әлеге мәктәптә җырчы Ильвинаның 5 яшьлек кызы Раяна да белем алачак:
bkdbyf

Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман шулай ук 31е көнне формаларын киеп караган.

Иртэгэ мэктэпкэ…Нариманнан ныграк мин уйга калдым Б А Ш Л А Н Д Ы.))))))

Фото опубликовано Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Әбри Хәбриевның кызы Камилә быел беренче сыйныфка бара:

Рөстәм Гайзуллиннарның уллары Нариман белән Нурсолтан төшкән фото күпләрнең кәефләрен күтәрде. Егетләр белем алырга әзер!
ufqpekkbyyfh
Лилия Муллагалиева быел ике баласын мәктәпкә озатты: Кызлары беренче сыйныфка барса, уллары 7нчегә китте.

Роза Әдиятуллинаның кызы 2нче сыйныфка бара.

 

Бәйле