Белем көне шулай итеп ахырына да якынлаша. Тантаналы линейкалар тәмам, чәчәк бәйләмнәре укытучыларга бүләк ителгән, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балалар өчен беренче кыңгырау чыңлаган. Иртәгәдән дәресләр дә башланачак.
Бу көнне артистлар, җырчылар, алып баручылар да үзләренең мәктәп елларын искә алды. Хатирәләре белән инстаграм битләре аша бүлеште.
Дилә Нигъмәтуллина беренче сыйныфка баручыларга зур уңышлар теләп, мәктәп елларында төшкән фотосын урнаштырды. «Мин мәктәбемне бик ярата идем», дигән җырчы.
Радик Юльякшин «Мәктәп, мәктәп, мин сине сагынам», дип түбәндәге фотоны урнаштырды:
Динә Закирова 24 ел элек беренче сыйныфка барган икән.
Айсылу Хаҗиева 9нчы сыйныфта төшкән фотосы белән бүлеште: