2,3 сентябрьдә һава торышы нинди булыр?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 2 сентябрьгә каршы төндә, шулай ук көндез төньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исүе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тизлеккә җитә.

Республиканың көнчыгыш районнарында көчле яңгыр яву ихтималы зур.

Һава температурасы төнлә – 8-13, көндез 13-18 градус җылы булачак. Төньяк-көнчыгыш районнарында – иң салкыны, ә иң җылы һава температурасы көньяк-көнбатыш төбәкләрдә булыр дип фараз кылына.

2 сентябрьдә Казанда болытлы, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил күзәтелә. Төнлә – 9-11, көндез 15-17 градус җылы булачак.

3 сентябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Һава температурасы – 7-12 градус җылы.

Интертат

Фото: www.ria56.ru

Бәйле