Новосибирскта трамвай йөртүче, балалар каршында, авыру кешене юлга чыгарып ата [видео]

Новосибирскта трамвай йөртүчесе аңсыз пассажирны остановкага чыгарып аткан.

Әлеге хәл халыкта зур ризасызлык уята. Трамвай йөртүче ир-ат пассажирны транспорттан өстерәп чыгара да, юл өстендә ташлап калдыра. Кондуктор да читтә тормый, аңсыз ир-атның аяк киемен трамвай ишегеннән тибеп төшерә һәм салондагы чүпне себерке белән сыптырып ирнең өстенә аудара.

«Авыру кешене трамвай йөртүчеләр исерек дип әйтәләр, шуңа чыгардык дип акланалар. Авырумы, исерекме, кешене шулай чүп белән бергә ыргыталармы соң?! Бу Русиядә генә мөмкин хәл!»,  ди  видеоны караган интернет кулланучылар. 

Бәйле