Илназ Гарипов сыер саварлык кыз белән нишләмәкче?[фото]

Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли  бераз акыл керә башлаган бугай.

Чөнки ул быелдан җитди итеп өйләнү, башлы-күзле булу турында сөйләнгәли башлаган. Хәер, Илназның үзенә пар эзләве тавыш-тынсыз гына үтмәгән. Узган сезонда Илназ берара Илсөя Бәдретдинова белән уртак концертлар ясап йөргәнгә, халык арасында: ”Болар арасында нидер бар”,  дигән сүзләр таралып алды. Аннан, аны җырчы Айсылу Габдинова белән  дә “ярәштереп “алдылар. Тик … Илназ һаман ялгыз һәм әлегә аның янында даими пар күренми бугай. Хәер,бу турыда җырчының үзенннән сораштык.

— Илназ, сине өйләнергә йөри дип сөйлиләр. Дөресме бу?

-Йөри дип… Вакыттыр инде.Гел шуның турында уйланам.Бигрәк тә  үзем киемнәремне үтүкләгәндә, мәсәлән (көлә). Ә җитди итеп әйткәндә, чыннан да бу яшьтә гаилә корасы килә. Быел утызга чыгам бит инде. Әнине, әбине оныклар белән дә сөендерәсе килә.

— Сезнең турында, бергә эшләгән Илсөя, Айсылу турында төрле сүзләр йөреп алды..
— Дөрес түгел. Эш буенча гына аралаштык. Аралашабыз. Айсылу Габдинова белән быел да бергә эшлибез. Безне берләштерүче — продюсерыбыз Илфак Шиһапов, бары шул гына.

— Булачак хатыныңны ниндирәк дип күз алдына китерәсең?
— Чибәрлеге  дә,зифалыгы да мөһим түгел. Иң төп нәрсә — мине аңлардай кеше булсын иде.

-Сез Казанда яшисез. Белүебезчә,авылга да еш кайтасыз. Сагындырамы туган авыл?
— Арча районындагы Хәсәншәех авылы малае мин. Яратам туган авылымны. Бакчалы, сыерлы, тузанлы басулы авыл якын миңа. Белмим, бәлки берәркайчан авылга кайтып яшәрмен дә: сыер асрап,бакча утыртып…

— Сыерны бит аны әле савырга да кирәк..
— Соң, мин бит сөттән ерак кеше түгел (көлә). Шактый гына “Вамин” системасында да эшләп алдым.

— Булачак хатының сыер сава белергә тиешме?
— Сыер сава белсә, әлбәттә, бик яхшы булыр иде.

— Булачак тормыш иптәшеңне кайда очратырмын дип уйлыйсың?
— Концертлардадыр инде… Быелга, сентябрдан тотынып бик күп концертлар планлаштырылган.Көн саен диярлек. Нигәдер күңелем дә шулай сизенә. Шуңа, быелгы гастрольләргә үземә тормыш иптәше эзләп чыгам диюдән дә курыкмыйм.

— Быелгы программаң ниндиерәк? Син бит искиткеч фокусчы да әле.Фокуслар буламы быелгы тамашада?
— Алары да була. Яңа җырлар да күп, шактые — үзем язган җырлар. Кыскасы — күңелсез булмаячак. Гастрольләрне 19 сентябрьдан  Балтачтан башлыйбыз. Аннан Арча, Саба, Кукмара, Сарман-Мөслим якларына китәм. 15 ноябрьдә Казанда филармония залында узачак. Аңа кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм чит төбәкләрдә  төбәкләрдә концертларым була.

— Әгәр шушы гастролләреңдә үзеңә тиң ярны тапсаң өйләнәсеңме?
— Әлбәттә.Туй үткәрү белән проблема булмастыр дип уйлыйм. Үзебез шуларны оештыру белән дә шөгыльләнәбез бит…(көлә)

— Яхшы.Эшегездә, иҗатыгызда,тормышыгызда уңышлар телибез сезгә.
— Рәхмәт!

Шәһри Казан

Бәйле