Рифат Зарипов фатир алырга акча җыеп бетергәнме?

Кемнең генә үз фатирлы, йортлы буласы килми икән? Рифат Зарипов та яңа фатир алырга хыяллана.

Әмма күпме генә тырышса да, җитәрлек акча җыелып бетмәгән. «Булмый әле. Ипотекага алган фатирда абыйлар белән бергә яшәп ятабыз» ди Рифат.

Соңгы вакытта Рифат Зарипов туйларда да чыгыш ясамый икән.

«Быел туйларга бөтенләй йөрмим. Вакыт та, теләк тә юк. Туйда йөреп артист дигән дәрәҗәң бетә. Аның исерекләре дә була бит әле, алар: “Кил әле, теге мәзәкне сөйлә, тегеләй ит, тегене-моны җырла”,  диләр. Студент вакытта телне шомартыр, өйрәнер өчен бик әйбәт иде» дип сөйләп үтте ул.

 

Мәгълүмат http://akcharlak.com/ сайтыннан алынды

Бәйле