Татарстанда һава температурасы янә 20 градустан артачак

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явачак, көндез — яшенле яңгыр көтелә дип хәбәр итә республика Гидрометүзәге. Төнлә һәм иртән томан. җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә, секундына 16 метрга кадәр.

Төнлә температура 7-12 градус, көндез 17-22 градус тәшкил итәчәк.

Татарстан башкаласында шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Төнлә температура 8-11 градус җылы, көндез 22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татар-информ

Фото: tripmydream.com

Бәйле