«Татар кызы — 2016» бәйгесенең җиңүчесе — Эдельвейс Ихсанова

Чиләбедә үткән “Татар кызы – 2016” бәйгесендә Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды. Бәйгене Чиләбенең “1 өлкә” каналы туры эфирда трансляцияләде.

Эдельвейс Ихсанова : “Минем татар телен үстерәсем, аны таратасым килә. Безнең татар кызларына карап, үрнәк алсыннар иде, яшьләр телне онытмасын, кешеләр татарча аралашсын иде. Үзем аша телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә”, дигән иде. Ул шулай ук республика финалына үтүенең дә очраклы хәл булуын әйтте.

Ихсанова Эдельвейс Альберт кызына 18 яшь, ул Башкортстанның Федоров районы Юрматы авылында туган. Салават медицина колледжында “хирург” белгечлегенә укый.

Чиләбе өлкәсендә танылу алган “Татар кызы-2016” матурлык һәм сәләт бәйгесе 2011 елдан регионара дәрәҗәдә үткәрелә. Быел ул халыкара масштабта узды. Аның ярымфинал өлешенә 22, финалга исә 14 кыз чыкты. Алтын йөгертелгән таҗ өчен ярышучылар арасында Татарстан, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Крым Республикалары, Пермь, Ставрополь крайлары, Мәскәү һәм Латвия, Казахстан чибәрләре бар. Күчеп йөрүче таҗдан тыш, бәйге җиңүчесенә быел махсус приз — “Лада Priora” машинасы бүләк ителәчәге алдан ук игълан ителгән иде.

Киләсе елда бәйге Башкортстанда үткәреләчәк.

Татарстан вәкиле Эльвина Нәҗипова “Иң камил кыз” дип табылды.  Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре бәйгедән соң Эльвина белән төшкән фотоны социаль челтәрдәге аккаунтларына урнаштырганнар.

 

Татар-информ

Төп фото: rb7.ru

Бәйле