Китәр җирем булса, чыгып качар идем… [булган хәл]

Ирем белән яшәвебезгә 23 ел тулды инде. Әмма шуның кадәр гомер бергә яшәп тә, һаман рәхәткә тиенгәнем юк. Соңгы берничә елда бигрәк та авыр.

Яшьрәк чагында да ирем бу кадәр үк ярсымый, күзгә карап мыскыл итми, шыр аек килеш кул күтәрми торган иде. Ә хәзер бигрәк күзе тонды аның. Беркөнне, төшке ял вакытында ашарга кайтып киткән арада бер сәбәпсез нык кына итеп кыйнап атты ул мине. Аннан, берни булмагандай: “Сез миңа беркем түгел!» дип әйтеп, ишекне шапылдатып ябып, тагын эшенә чыгып китте. Ә мин шешеп кара янган күз төбе белән ике көн өйдән чыга алмый яттым.

Ярый эштә хәлемә керә торган хатыннар, минем эшне үзара бүлешәләр дә, сүзгә җибәрмичә юып та чыгалар. Ул яктан без бик дус инде. Авыр чакта гел шулай бер-беребезгә ярдәмгә киләбез, сүзләмибез дә. Шулай кыйналып, өйдә үзем генә калгач, утырган урынымда хәлдән таеп йокыга киткәнмен. Шунда төш күрәм: имеш, ирем бер хатын белән йөрешә икән. Култыклашып килгәннәрен дә, кочаклашып, үбешеп торганнарын да, теге хатынның йөзен дә ап-аермачык итеп күрәм. Хәтта урыны да таныш. Кичләрен халык күп йөри анда, әмма көндезләрен алай ук түгел. Имеш, болар шунда икән дә, ял итәргә чыкканнар икән. Каршыларына килеп карап торам үзләренә, мине күрерләр, оят булыр дим. Әмма сизмиләр дә!

Шуннан, минем тәмам ачуым чыгып, боларга акыра ук башладым. Шулай, акыра-акыра, уянып та киттем. Гадәттә, мин ни күргәнне шундук онытам. Ә бу төшне мин хәзер дә аермачык хәтерлим, теге хатынның йөзен дә. Төш кенә булмады ул, минемчә. Дөресе шулдыр, ирем аның белән йөридер.

Берничә ел элек бу авырлыкларга түзә алмыйча, китеп тә караган идем. Ул чагында әни дә исән иде. Ичмасам, аның янына кайтып торып була иде. Әмма берничә көннән соң, ике балабыз хакына дип, кабат ир янына киттем. Үзем юләр инде, кайт дип алырга да килмәде бит ул вакытта, гафу да үтенмәде. Өчәүләшеп килеп кергәч тә берни әйтмәде. Ә хәзер китеп, бүтән кайтмыйм дисәң, барыр урын да юк. Әни үлде, төп йортта гаиләсе белән энем яши. Үзләренең өч баласы өстенә мин кайтып керә алмыйм бит инде.

Хәзер яшәгән йортыбызны заманында иремә биргәннәр иде. Яңага күченсәк тә, бик сыйфатсыз салганнар иде аны. Беренче кышны ук өйдә нык салкын булды. Өстебездән пәлтә, аяктан итек төшмәде. Шуннан әллә ничә кат ремонт ясадык, үзебезчә торбалар суздык. Яңабаштан йорт салып чыккан кебек булды инде, үзгәртмәгән, төзәтмәгән бер тактасы да калмагандыр, Ходаем.

Янда гына бакчасы бар. Әмма иремнең менә ничә ел анда чыгып та караганы юк инде. Балалар белән казыйбыз, чәчәбез, алабыз, дигәндәй. Әтиебез ашаучы гына. Салып биргәнне ялтыратып куя белсә дә, өйгә ярты кисәк ипи алып кайтканы юк аның. Кеше ышанмас, валлаһи! Әмма дөресе шул. Менә быел да, гадәттәгечә, бакча тутырып бәрәңгесен, кишерен, суганын утырттым. Әмма шуның кадәр тырышып та иргә ярамагач, ник интегергә соң? Әллә барысын да йолкып кына атыйм микән соң, дип карап тордым әле беркөн. Юләр инде, бөтенләй утыртасым да калмаган аны!

Хәзерге яшьләрне соң өйләнешүдә гаеплиләр. «Эшлиләр, машина, фатир алып бераз аякка баскач кына тормыш итә алырдай кеше эзли башлыйлар», диләр. Янәсе, барысын да бергәләшеп тапканда гына кадерле була. Ә мин андый сүз сөйләүчеләр белән килешмим, киресенчә, гаилә тормышы корып җибәргәнче аякка баса алганнарга «молодцы!» гына дим. Ир дип, гаилә дип укымыйча калдык, тавык ашатасы, су сибәсе бар дип беркая йөрмәдек. Хәзер дә шулай дәвам итә. Гомер буе яшәлгән ихата булса да, ул кадәр кадерле дип әйтә алмыйм. Чөнки ир һаман аны үзенә биргәннәрен кабатлап тора. «Чыгып китәр җирең дә юк бит синең»,  дип тутырып әйтә. Бик авыр булса да, дөрес сүзгә җавап юк. Шуңа күрә кызыма да гел әйтә киләм: ашыкма дим, җитешерсең. Хатыннарның чыгып китәр җире булса, ирләр бу кадәр азмас иде.

 

Безнең авыл

Фото: www.ves.lv

Бәйле