Раяз Фасыйховны тамашачылар атып үтергән кыр үрдәкләре өчен сүгә [фото]

Танылган җырчы Раяз Фасыйховның ау сезонын ачып җибәргәнен без инде язган идек.

Чыннан да, Раяз бик шәп аучы икән. Инде берничә сәгатьтән ул инстаграм битендә  аткан үрдәкләрен тотып төшкән фотоны урнаштырды:
раяз у
«Ау бик уңышлы булды!» дигән җырчы.

Ләкин әлеге фото астында калдырылган фикерләргә игътибар итсәк, күп кешеләр Раязны гаеп итеп чыкты:

«Кошлар , хайваннар рәнҗешеннән дә курыкмыйлар бу аучылар», «Ачлык заманы түгел бит, нигә инде атарга ул кошларны? Кызык ясау өчен мени???? Кош ите ашыйсың килсә, рәхәтләнеп йорт кошларын : тавыгын, казын, үрдәген һәм башкасын үстер дә аша инде.»

«Монысы да үрдәк тоткан. Бик круто дип уйлый торгандыр инде. Фасихов — минус ике. Хуш.», дигән интернет кулланучыларның берсе.

Шул ук вакытта, җырчыны яклап чыгучылар да күренде:

«Бик әйбәт ачкансыз ауны. Котлыйм. Һәрберебезнең үз шөгыле бар. Черки белән чебеннәрнең рәнҗешеннән куркып утырыйкмы инде хәзер. Машинада йөргәндә чыккан газлар жирдәге бар тереклеккә зыян сала. Тик аңа карап күбебез машинада йөрүдән баш тартмыйбыз. Кешене өйрәтү жиңел. Үзебездән башлыйк.»

 

Фото: kazan24.ru

Бәйле