Санкт-Петербургта 10 миллионлык хәләл кунакханә ачыла

Сентябрь аенда Санкт-Петербургта беренче хәләл кунакханә эшли башлыячак. «Ефәк юл» дип исемләнгән отельдә намазлык,  тәһарәт алу кирәк-яраклары куела.

Шәригать кануннарына туры китереп эшләнгән кунакханәдә теләгәннәр өчен Коръән китабы да тәкъдим ителәчәк.

Кунакханәнең хуҗасы белдергәнчә, әлеге проект 10 млн сумга төшкән. Бинада намаз бүлмәсе бар, әлегә бер генә. Киләчәктә хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым намаз бүлмәләре эшләнеләчәк.

«Ефәк юл»да 17 номер бар. Шул исәптән люкс һәм ярым люкс бүлмәләр әзерләнгән. Шунысы кызыклы биредә эшләүчеләр нигездә хатын-кызлар булачак.

Интертат

Фото: islam-portal.ru

Бәйле