Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башланды [видео]

5 сентябрь Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Татарстан нәфис фильмнар арасында фестивальдә бәйгегә чыга алмады. Кино белгечләре  кино төшерү өлкәсендә Татарстан җитешсезлекләрен барлады. //Азатлык радиосы//

5 сентябрь Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Оештыручылар Иран режиссерының «Мөхәммәд – Аллаһ илчесе» дигән фильмы әлеге чарага символик старт бирде, дип белдерә. Фильмны төшерү өчен 10 ел вакыт киткән һәм Казан фестивалендә катнашкан барлык фильмнар арасында да иң кыйммәткә – 50 млн долларга төшкән әсәр, дип тә белдерелә. Әсәр 2015 елда Америка кино сәнгате академиясенең «Оскар» бүләгенә «Чит телдә эшләнгән иң яхшы фильм» номинациясендә тәкъдим ителә.

Иран режиссеры төшергән фильм урынына Татарстан әлеге халыкара бәйгенең ачылышына үз киносын тәкъдим итә алыр идеме? Быелгы фестивальдә бәйгегә чыгачак нәфис фильмнар исемлегендә Татарстаннан бер әсәр дә юк. Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казакъстан, Малайзия, Романия, Болгарстан һәм башка илләр белән беррәттән Татарстан нигә үз нәфис фильмын тәкъдим итә алмый? Гомумән, Татарстан дөньяга чыгарырлык кино төшерә аламы?

Азатлык әлеге сорауны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага фестиваль алдыннан юллады. Ул: «Татарстанда дөньяга чыгарлык фильм төшерелмәде әле», дип белдерелде. Шәрипова сүзләренчә, эш акчада гына түгел, югары сәнгать әсәре тудырырлык иҗат төркеме дә кирәк.

«Киң күләмле прокатка чыгарырлык кино төшерәбез дигән тәкъдимнәр дә булмады. Эш акчада гына түгел, чөнки урынлы тәкъдим булганда гына, акча тотып була. Бик күп төрле кинолар төшерелә, ләкин һәрбер фильм искиткеч әсәр була алмый. Бердәм төркем, яхшы сценарий һәм әйбәт режиссер булган очракта гына, дәүләт әлеге фильмны төшерүгә акча бүлеп бирә», ди Шәрипова.

Аның сүзләренчә, Татарстан тарихында беренче тапкыр Алексей Барыкин төшергән «Беренче карлыгач» («Первая ласточка») һәм «Гаилә мәшәкатьләре» («Семейные хлопаты») фильмнарын коммерцияле кинотеатрлар прокатка алган. «Әлбәттә, бу безне куандыра, димәк, көндәшлек өлкәсендә эшлибез һәм адым саен үсәбез, алга барабыз», ди Шәрипова.

Ул һәр ел саен яшь белгечләрне кино сәнгатен өйрәнү өчен Мәскәү, Петербурга укырга җибәрүләрен дә әйтә. Югары дәрәҗәдәге режиссерлар үсеп чыгып, алар бөтен дөньяга танылырлык кино төшерерләр дип өметләнүләрен дә белдерә.

Салават Юзеев

Салават Юзеев

2014 елда Казан мөселман киносы бәйгесендә Салават Юзеев Татарстан даны өчен көрәшкән иде. Аның «Корбан-роман» кинофильмында уйнаган Даниил Шиһапов (Петербурда Лев Эренбургның Кечкенә Драма театрында уйный, Казанда туган) «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» дип табылды.

Режиссер, драматург Салават Юзеев Татарстан кино сәнгатенә соң тотынды, шуңа дөньяга чыга алмый дигән фикер белдерә.

«Татарстан киносы, татар киносы соң башланган, шуңа бу хакта сөйләшергә иртәрәк. Татар киносының дөньякүләм дәрәҗәгә чыга алмау сәбәпләре күп. Шуларның берсе – театрларга күп көч салу. Без Русия дәрәҗәсендә фильмнар тудыра алабыз. Безгә Русия фильмнарына йөз тотарга кирәк», диде Юзеев.

Рәмис Нәҗмиев (алда)

Рәмис Нәҗмиев (алда)

Режиссер Рәмис Нәҗмиев: «Татарстан киносында әдәбият, гореф-гадәтләр юк. Милли күзаллау һәм аның нигезе юк, шуңа әлегә киносы да юк», ди.

Яшь режиссер, видеограф Илшат Рәхимбай Татарстанның дөньяга чыгарырлык фильмы булмауга күп сәбәпләрне саный. Иң беренче итеп ул бу өлкәнең билгеле бер системга салынмавын атый.

Илшат Рәхимбай

Илшат Рәхимбай

«Систем юк. Кино төшерегә өйрәтүчеләр мәктәбе дә, аны халыкка, тамашачыга дөрес җиткерүчеләр дә юк. Совет заманыннан «заказга төшерү» дигән төшенчә калган, Татарстанда да мондый хәл белән очрашырга туры килә, бездә акча бары тик заказ нигезендә төшерелгән фильмнарга гына бирелергә мөмкин. Ә чын-чынлап тамашачы өчен матур фильм төшерәм дип алынган рәссамның уе беркемне дә борчымый. Бу – икенче зур сәбәп. Алар икәү кушылып тагын да зуррак проблем тудыра.

Русия киносын яратмыйм, дигән уй белән пычранып, Татарстанда яхшы фильм туа алмый дип уйлаучылар күп. Шуңа күрә аңа халык игътибарын юнәлтү дә җиңел түгел. Моны акча бирүчеләр дә (инвесторлар) киноның акча эшли алмавын аңлый.

Яшь режиссерның кино төшерүенә ничектер өстән, ышанмау хисе белән карыйлар», ди Рәхимбай.

Татарстаннан бәйгедә катнашкан нәфис фильмнар

2005 ел. Илдар Ягъфәровның «Күктау» нәфис фильмы «Алтын минбәр»дә («Алтын минбәр» – фестивальнең әвәлге исеме) катнашып «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңде. Баш рольне уйнаган Фәрит Бикчәнтәев бүләк алды.

2008 ел. Нурания Җамалиеваның «Өч аяклы ат» дип аталган нәфис фильмы бәйгедә катнашса да, бүләк ала алмады. Татарстаннан тагын бер документаль әсәр катнашты – фәйләсүф, илаһиятче, публицист Муса Бигиев турында «Һәм ай ярылды» дип аталган фильм.

2009 ел. «Бөркетләр» фильмы «Иң яхшы ир-ат роле» өчен бүләккә лаек булды. Мактаулы исемне Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфи алды.

2010 ел. Режиссер Юрий Фетинг төшергән «Бибинур» фильмы фестивальнең баш бүләген отты. Моннан тыш, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова «Иң яхшы хатын-кыз роле»ндә җиңеп чыкты.

2014 ел. Илдар Юзиевның яшь татар язучысы Илдар Әбүзәров әсәре буенча төшергән «Корбан-роман. Корбан белән бәйле тарих» фильмы тирәсендә күтәрелгән гауга белән истә калды. Фильм берьюлы ике приз алды: Даниил Шигапов «Иң яхшы ир-ат роле» өчен бүләкләнсә, фильм авторларына Казан шәһәре башлыгының махсус бүләге тапшырылды.

Махсус бүләкләр алган әсәрләр

2011 елда Илдар Ягъфәровның «Югалту» картинасын «Милли гореф-гадәтләрне һәм татар телен саклап калуга керткән өлеше өчен» дигән махсус бүләк белән билгеләп уздылар.

2013 елда Мәскәү режиссеры Максим Швачконың “Уен ахыры” дип аталган фильмы Татарстан президентының махсус бүләгенә лаек булды. Картина татар авылында төшерелгән, анда татарча репликалар яңгырый. Фильмның икенче режиссеры һәм сценарий авторы – татар драматургы Илгиз Зәйниев.

2013 елда Россотрудничествоның махсус бүләген «Чиппендейл» фильмы өчен Мәскәүдә яшәүче татар кызы Камилә Сафина алды. Кыска метрлы бу картина татар телендә булмаса да, режиссер төрле күренешләр аркылы анда татар авылы мохитен тудырган, фильмда «Күбәләгем» җыры да яңгырый.

2014 елгы фестивальдә Ильдар Матуровның «Туфан Туфан инде» дип аталган документаль эшен җюри махсус искә алып узды.

2015 елда Салават Юзиевның «Ишекне шапылдатым яптым да киттем» дигән фильмы кыска метрлы нәфис фильмнар арасында иң яхшысы дип табылды, ә баш рольне уйнаган Ильдус Габдрахманов иң яхшы ир-ат роле өчен призга лаек булды. Иң яхшы тулы метрлы документаль фильм номинациясендә исә татарлар турындагы фильм җиңеп чыкты. “Кичерелмәгәннәр сугышы” дип аталган фильмны Мәскәү режиссеры Денис Красильников төшергән. Казан мэрының махсус призын ул елны Степан Беловның «Ярату билгесе астында. Композитор София Гөбәйдуллина Казанда» дип аталган картинасына бирделәр.

2015 елда ТЮРКСОЙ да үзенең бүләген булдырган иде. Бүләк «Рудольф Нуриев. Рудик» фильмы өчен Фәрит Дәүләтшинга бирелде. «Татар әдәбиятын экранлаштыруга керткән өлеше өчен» махсус приз «Ак чәчәкләр» режиссеры Ренат Әюповка тапшырылды.

Милләттәшләр һәм башка илләрдән режиссерлар дини һәм милли тамырларны эзләүгә багышланган документаль ленталар белән әлеге фестивальдә актив катнаша. Мисал өчен, 2012 елда Беларус татарлары турында Сергей Лукьянчиков төшергән «Беларус күгендә азан яңгырый» дип аталган фильм Русия Мөфтиләр шурасының махсус бүләгенә лаек булды. 2013 елда Һельсинки татарларыннан Рамил Беляевның «Мәчеткә илткән юл» дигән документаль фильмы бәйгедән тыш күрсәтелде.

2014 елда Германиядән килгән татар фильмы игътибарга лаек булды. Нәсүр Юрушбаевның «Әтиемнең тавышы» дип исемләнгән фильмда Германиядә әсирлектә булган Ибраһим Хәлимов тавышының күп еллардан соң Татарстанга, аның 90 яшендә булган кызына килеп ирешүе тасвирлана.

2015 ел фестивале бәйгесендә янә ике тулы канлы татар телендә һәм татарлар язмышы турында фильмнар керде. Нәсүр Юрушбаевның «Ике тоткын: Җәвит һәм Вальтер» (Германия) һәм Рамил Беляевның «Изге мирас» (Финляндия) фильмнары күрсәтелде. Кызганычка каршы, бу эшләр призларга лаек булмады.

Төп фото: addnt.ru

Бәйле